“Эшлекле очрашу” ( “Деловой завтрак”)

24 нче гыйнварда мәктәбебездә чираттагы “Эшлекле очрашу” ( “Деловой завтрак”) узды. Бездә кунакта- Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Илдар Зиннурович Хайруллин булды. Балалар күренекле артистыбызны зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр.

                   Илдар Зиннурович укучыларга тормышта уңышка ирешү өчен тырышып укырга, ялкауланмаска, тәртипле булырга кирәклеге турында сөйләде. Туган телдә сөйләшергә, китаплар күп укырга, тарих, әдәбият белән кызыксынырга кирәклеге турында ассызыклап әйтте. Мөхтәрәм артистыбыз укучыларның театр турында, “ничек артист булырга”, “ничек зур уңышка ирешергә” кебек сорауларына җавап бирде.

                    181 нче мәктәпнең укучылары, укытучылар коллективы Илдар Зиннурович Хайруллинга саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, эшендә һәм тормышында зур зур уңышлар теләп кала. Киләчәктә дә очрашуларга көтеп калабыз. Бик зур рәхмәт.

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *